Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
2013 ел тарих битләренә бик күп вакыйгалар язып калдырды
2013 елның 31 декабре, сишәмбе
2013 ел безгә нәрсәләр бирде, нәрсәләр алды?
2013 ел белән хушлашу мизгелләре җитте. Тарих битләренә бик күп вакыйгалар язып калдырды ул. Шуларның иң истәлеклесе – июль аенда Казанда үткән җәйге Универсиада булды. Башкалабыз ул ямьле көннәрдә бөтен дөньяның спортчыларын һәм кунакларны җыйды. Күңелсез хәлләргә күчсәк, гыйнвар аенда ук Казахстанда, Сахалинда, Алтайдагы җир тетрәүләр белән башланып китте алар. Февраль уртасында Чиләбе шәһәре өстендә зур метеорит шартлавы халыкта дөнья бетү турындагы имеш-мимешләрне яңартты. Галимнәр исәпләвенчә, галәм кунагының авырлыгы ун мең тонна тәшкил иткән. Июнь аенда үзәк Европа илләрендә яуган яңгырлар көчле су басуларга китерде. Июль аенда шундый ук хәл илебезнең Ерак Көнчыгышында һәм Кытайда күзәтелде. Бик күп торак пунктлар су астында калып, халык зур зыян күрде. Ә бездә, киресенчә, эссе һәм коры җәй хакимлек итте. Ноябрь ае республикабыз халкы өчен кайгылы вакыйга белән истә калыр: 17се көнне Казан аэропортында “Боинг”-737 самолеты һәлакәткә очрап, илле кеше – экипаж әгъзалары һәм пассажирлар һәлак булды. Украинада, Мисырдагы тәртипсезлекләр, Сүриядәге сугыш дисеңме... Инде ел тәмамланып килгәндә генә Хакасия республикасында җир тетрәү турындагы хәбәр килеп иреште.
Бәяләргә килгәндә, аларның күтәрелеп торуына күнектек бугай инде. Гыйнвар аеннан ук аракының хакы артуын хәтерлисездер. Ел азагына таба йомырканың бәясе моңарчы күрелмәгәнчә сикерде. Пенсия яшенә җитеп килүчеләрне өркетеп, пенсияләрне яңача исәпләү турындагы яңа закон әле генә “табадан төште”. Җәмәгать урыннарында 1 июньнән тәмәке тартуны тыя торган закон әлегә беркемне куркытмый бугай: элеккечә пыскыта бирәләр.
Яңа 2014 елда безне нинди сынаулар көтәдер – анысын вакыт күрсәтер. Һәрхәлдә шатлыклы вакыйгалар күбрәк булыр, дип өметләник. Ә инде яшәгән җиребезнең чисталыгы турында кайгырту, республикабызда Экология һәм әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителгән 2013 ел белән чикләнмичә, һәрдаим бурычыбыз булып калачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
3
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Кукмара районыннан Альмир Жуков «Абилимпикс» региональ чемпионаты җиңүчесе булды.
Альмир «Күн эше» компетенциясендә чыгыш ясады һәм югары дәрәҗә осталык күрсәтеп, дәшүчеләрне ышанычлы рәвештә узып китте. Җиңүчене Мәчкәрә мәктәп-интернатының технология укытучысы Галимуллина М.Г. әзерләгән.
Кукмара районы киокушин буенча Россия чемпионатының беренче көнендә җиде медаль яулады!
2 апрельдә Бөтенроссия ярышларында Кукмара районының яшь каратислары җиде призлы урын яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз