Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Югары Чура авылында хоккей уйнау мәйданчыгы ачылды
2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
-Моңа кадәр яшьләребез инеш өстендәге бозны чистартып хоккей уйныйлар иде, авылда хоккей тартмачыгын төзү мәсьәләсен дә алар күтәреп чыкты, - ди авыл җирлеге башлыгы Андрей Афанасьев. –Без кулыбыздан килгәнчә ярдәм иттек, калган барысын да егетләр авыл мәдәният йорты хезмәткәре Анатолий Осипов кул астында үзләре башлап йөреп, үз көчләре белән башкарып чыктылар. Шунысы сөенечле: бала-чагалар, яшьләр телевизор карап, интернетта утырып туйды, спортка тартыла башлады.
Елга буйларында, зират янәшәсендә корыган чыршыларны кисеп ярдырып, такта әзерләп, узган елның октябрь ае ахырында тартмачыкны төзү эшенә керешәләр яшьләр. Мәктәп яшендәге, инде балигъ булган балаларның әти-әниләре дә акчалата ярдәм күрсәтә. Халыктан җыелган акчага тимер торбалар, борыслар сатып алына. Янил, Югары Чура, Лельвиж авыл җирлекләрендә үтә торган бер генә чара да Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәеновның игътибарыннан читтә калмый. Бу көнне дә ул спортсөючеләрне сөендереп, хуҗалыктан ун мең сум акча биреләчәген әйтте. Авыл җирлегенең урамнарны яктырту буенча 1 миллион сум грант отуы да егетләргә ярдәм иткән: грантның бер өлеше хисабына “Альянс” ширкәте мәйданга ут сузып, лампочкаларны урнаштырган. Тартмачыкны инде бәйрәмгә кадәр үк сынап караганнар, бер Югары Чура авылында гына да 30дан артык кеше хоккей уйный икән. Төнге сәгать уннарга кадәр биредә кәшәкә тавышлары тынып тормый, диләр.
Тартмачыкны ачу бәйрәменә кызлар-егетләр генә түгел, авылның өлкән абый-апалары, кунаклар да килгәннәр иде. Алар соңыннан ике командага бүленеп уйнаган егетләрнең уенын мавыгып, көч биреп карадылар. Уен исәбенә тәмамланды.
Лилия НУРГАЛИЕВА. Алексей КИРИЛОВ фотосы
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
3
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Кукмара районыннан Альмир Жуков «Абилимпикс» региональ чемпионаты җиңүчесе булды.
Альмир «Күн эше» компетенциясендә чыгыш ясады һәм югары дәрәҗә осталык күрсәтеп, дәшүчеләрне ышанычлы рәвештә узып китте. Җиңүчене Мәчкәрә мәктәп-интернатының технология укытучысы Галимуллина М.Г. әзерләгән.
Кукмара районы киокушин буенча Россия чемпионатының беренче көнендә җиде медаль яулады!
2 апрельдә Бөтенроссия ярышларында Кукмара районының яшь каратислары җиде призлы урын яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз