Тәкәнеш районы бетерелгәч, Мамадыш якларында эш тәкъдим иткәннәр Павел Сергеевка. Әмма хатыны белән киңәшләшкәннән соң, Кукмарага урнашу турында уртак фикергә килгәннәр. Зур шәһәрләр белән тоташтыручы тимер юл да биредән уза, балаларны югару уку йортларында укытырга җайлырак булыр дип уйлаганнар. Мәрхүмә хатыны Мария Сергеева турында сөйләгәндә Павел аганың күңеле тулып, сагыну хисләре биләп алды.
Бистәгә килеп урнашкач, эш табу мәсьәләсе килеп туа. МСО җитәкчесе аны бер шарт куеп эшкә ала: “Әгәр Зур Кукмарада күпер төзүне башкарып чыга алсаң, эшләрсең”, - ди ул.
-Күпер төзүгә алындым, кешеләр бирделәр. Төзелешне тәмамлап, тапшырыр вакыт җитте. МСО җитәкчесе эшемне тикшереп, карап алды. Миңа күпер астына төшеп басарга кушты. Төштем, күпернең ныклыгына ышансам да, маңгаема салкын тир бәреп чыкты, йөрәгем дөп-дөп тибә. Озак көтәргә туры килмәде, бер машина килеп, выжылдап күпердән чыгып та китте. Чыдатты бит! Шулай итеп, эшкә урнаштым.
Соңрак кайларда гына эшләсә дә: район Башкарма комитетында, ПМК-90 оешмасындамы - хезмәтен ул намус белән башкара. Аның кул астында Кукмарада күп кенә яңа объектлар төзелә, булганнары яңарыш кичерә. Ә менә район Мәдәният йортын төзегән өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнүен әле дә горурланып искә ала Павел ага.
-Әтиебезнең сугышчан орден-медальләре дә, тыныч тормышта алган бүләкләре, Мактау грамоталары бик күп, - дип сүзгә кушыла кызы Лиза апа. –Ул бик төпле фикерле, гыйлемле кеше. Әле бүгенге көндә дә без аның белән киңәш-табыш итәбез. Энем Николай да әти юлын сайлады, төзелеш тармагында эшләде. Һәрвакыт әтинең фикере белән кызыксынып, файдалы киңәшләренә колак салып эш итте.
Тормыш иптәше Мария апа да ире янында, төзелештә эшләгән. “Сакчым янымда булды”, - дип, шаяртып әйтеп куя Павел ага. Алар Мария апа белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ул акъбабай булып, улы Николай, килене Лиза, оныгы Руслан белән гомер кичерә. Яраткан “сакчы”сы гына, Степан аганы калдырып, бакыйлыкка күчкән.