Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кәркәүчтә яшәп 90ны ваклаучы Фәния апа белән Тимерхан абый әле дә үз көчләрендә
2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Авылыбызның хөрмәтле кешеләре Фәния апа белән Тимерхан абыйның балачаклары сугыш чорына туры килгән. Алар колхоздагы барлык эшләрне үтәгәннәр. Тимерхан абый фермада эшләгән, атлар караган, җир сукалап, иген чәчкән. Фәния апа урак урган, печән чапкан. Җиңүгә ышаныч, якты киләчәккә омтылыш ачлыкны, авыр хезмәтне җиңәргә ярдәм иткән аларга.
1954 елда алар кавышып, уртак тормыш коралар. Фәния апа ишле гаиләгә - Тимерхан абыйның әти-әниләре Фатыйх бабай һәм Гыйздениса әби һәм туганнары яшәгән өйгә килен булып килә. Зур булмаган йортта һәркемгә урын табыла. Биредә җылы мөнәсәбәтләр, чисталык хөкем сөрә. Әбинең күзләре сукырайгач, аңа аерым игътибар-хөрмәт күрсәтәләр. “Үзебезнең дә картаясы бар бит”,- ди Фәния апа. Һәркемгә сабак булырлык сүзләр бу.
Гаиләдә бер-бер артлы балалары Рихман, Госман, Мөнир, Мөнирә, Мөнип дөньяга килә. Алар мәктәптә яхшы укыйлар, тәртипле, тәүфыйклы булып, көчләреннән килгән эшләрне үтәп үсәләр. Тырышып махсус һәм югары белем алалар.
Гаилә башлыгы Тимерхан абый 45 елга якын фермада хезмәт куя, Фәния апа, колхозда төрле эшләрдә, мәктәптә, авыл советында, кибеттә җыештыручы булып эшли. Аларның фидакарь хезмәте күпсанлы мактау кәгазьләрендә, бүләкләрдә чагыла.
Бу киң күңелле гаиләне күршеләре дә үз итәләр. Биредә бергәләп кечкенә экранлы “Рассвет” телевизорын карап, кул эшләре тотып, кич утырулар гадәти күренеш була. Ул елларда һәркемдә телевизор булмый бит әле, шуңа күрә бу өйгә җыелалар. Мунча яккач та, туганнарын, күршеләрен чакырып, хөрмәт итә бу гаилә. Фәния апа аларны, тәмле бәрәңге дучмагы белән сыйлап, чәй эчертә.
Хәзер Тимерхан абый белән Фәния апа иске өйдә тормыйлар инде, төпчек уллары Мөнип һәм киленнәре Зәйтүнә белән барлык уңайлыклары булган иркен йортта гомер итәләр. Башка балаларының да үз тормышлары. Җәй көннәрендә барлык оныкларының кунакка кайтып, шау-гөр килеп яшәүләрен әби белән бабайга инде сагынырга гына кала. Оныкларның олыраклары, югары уку йортларын тәмамлап, үз тормышларын коралар, хәл белергә, азга гына кайталар шул. Төп йорттагы оныклар Инсаф белән Гөлназ да югары уку йортларында белем алалар. Ялга кайтуга иң элек әби-бабайның хәл-әхвәлен сораша алар.
Инде тугызынчы дистәне ваклап килүче Тимерхан абый белән Фәния апа үзләре дә якыннарына булышырга тырышып яшиләр. Биш вакыт намазны калдырмыйлар. Тимерхан абый күршедәге мәчетнең утын-суын карап, кышын юлларын көрәп, җәен себереп тора. Мәчет картлары аңа бик рәхмәтле. Киләчәктә дә саулык, күңел рәхәтлеге телибез бу күркәм парга.
Кәркәүч авылы халкы исеменнән Золя Хәлилова
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
29
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
28
май, 2026 ел
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 28 майның 18 сәгатеннән 2026 елның 29 маенда 18 сәгатькә кадәр 29 майда Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә һәм көндез көчле яңгыр; - Көндез көчле җил 15-20 м/с, яшен.
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 28 майның 18 сәгатеннән 2026 елның 29 маенда 18 сәгатькә кадәр 29 майда Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә һәм көндез көчле яңгыр; - Көндез көчле җил 15-20 м/с, яшен.
МФЦ эш тәртибе турында
МФЦ эш тәртибе турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз