Декабрь аенда районда шәхси хуҗалыклардан 760 мең 286 литр сөт җыелган

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, декабрь аенда шәхси хуҗалыклардан 760 мең 286 литр сөт җыелган. Сөт җыючыларның күбесе сөтнең һәр литрына 18-19 сумнан исәп-хисап ясаган. Иң югары бәя – 20 сум. Зур Кукмара авыл җирлегендә сөт җыючы эшмәкәр Минефәнис Хәмәтдинов, Күкшел авыл җирлегендә эшләүче Габделбәр Баязитов, Чарлы авыл җирлегендә сөт җыючы Райнур Вахитов сөтнең һәр литрына әнә шул күләмдә акча түләгән. Березняк һәм Поч.Кучукта сөт җыючы Радик Гаврилов та декабрьнең икенче яртысында бәяне 20 сумга кадәр күтәргән. Олыяз, Каенсар авыл җирлегендә Лена Галиева белән Ринат Рәхимҗановлар исә җыелган продукциянең һәр литрына 19 сум 70 тиеннән исәп-хисап ясаганнар. Иң түбән бәя, элеккечә, Нырты һәм Ятмас Дусай авыл җирлекләрендә булган: сөтнең һәр литрына 16 сум 50 тиеннән генә түләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International