Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмарада быел ЮХИДИ штрафларын түләмәгән 18 кеше тоткарланган
2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә булган мәгълүматлар базасында юл йөрү кагыйдәләрен системалы рәвештә бозучылар турында мәгълүматлар бар. Кагыйдәләр бозуның бер мең һәм аннан да күбрәк очрагы теркәлгән. Әйтик, берәү 2226, ә икенчесесе 1500 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозган. Мәгълүматлар базасында әнә шундый ун кеше бар. Алар ЮХИДИ хезмәткәрләренең аерым контролендә торалар. Кагыйдәләр бозучылар арасында шактый зур суммадагы штрафлар түләүчеләр дә бар. Бер шофер 613 мең 700 сум, икенчесе 811 мең 600 сум түләде.
Ә инде штрафларын түләмәүчеләр Россия административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе, 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартыла. Искәртеп узам – штраф законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Штраф түләнү хакындагы мәгълүмат булмаса, 71нче көнне (60 көн түләү һәм 10 көн кире кагу өчен) карарны чыгарган вазыйфаи зат тарафыннан әҗәтле кеше Россия административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе, 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартыла һәм эзләп алу өчен материаллары суд приставларына тапшырыла.
Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсенә кертелгән үзгәрешләрдән билгеле булганча, тиешле көндә штрафларын түләмәүчеләргә әлеге сумманы икеләтелгән күләмдә, ләкин мең сумнан да ким түгел итеп түләү яисә 15 тәүлеккә административ тоткарлану яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш башкару каралган.
Әйтик, 2013 елның 27 ноябрендә “Киа” автомобилен ЮХИДИ инспекторлары туктата. Руль артындагы яшь егетнең юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен гомуми суммасы 50 меңнән артык булган 30дан артык штрафы түләнмәгән булуы ачыклана. Аңа карата административ хокук бозулар турында беркетмә төзелә. Егетне судка алып киләләр, хөкемдар аңа карата өч тәүлеккә кадәр административ тоткарлану дигән карар чыгара. Суд залыннан ук шофер егет җәзаларны үтәү урынына җибәрелә.
Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен ЮХИДИ штрафларын үзвакытында түләп барырга кирәк. Штрафларны барлык банк бүлекчәләрендә, терминалларда, интернет челтәре аша usluqi.tatarstan.ru сайтында банк кредитлары ярдәмендә дә түләргә мөмкин.
Кукмара районында быел ЮХИДИ штрафларын түләмичә йөргән 18 кеше тоткарланды, алар Россия административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе, 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Күңелсез хәлләргә юлыгасыгыз килмәсә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын үзвакытында түләргә кирәк.
Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
3
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Кукмара районыннан Альмир Жуков «Абилимпикс» региональ чемпионаты җиңүчесе булды.
Альмир «Күн эше» компетенциясендә чыгыш ясады һәм югары дәрәҗә осталык күрсәтеп, дәшүчеләрне ышанычлы рәвештә узып китте. Җиңүчене Мәчкәрә мәктәп-интернатының технология укытучысы Галимуллина М.Г. әзерләгән.
Кукмара районы киокушин буенча Россия чемпионатының беренче көнендә җиде медаль яулады!
2 апрельдә Бөтенроссия ярышларында Кукмара районының яшь каратислары җиде призлы урын яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз