Кукмарада "Кукмара кышы" җыр бәйгесе бара

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Яшь, сәләтле җырчыларны барлау һәм үстерү максатыннан районыбызда “Кукмара кышы” татар җыры бәйгесе башланып китте. Фестиваль-конкурсның беренче сайлап алу туры 18 гыйнварда Әсән-Елга авылында үтте. Анда 14 җырчы катнашты. Икенче сайлап алу этабы 25 гыйнварда Зур Сәрдек мәдәният йортында узачак. Әлеге зоналарда җиңүчеләр - ярымфиналда, ә иң яхшылар Гала-концертта катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International