Сәнгать мәктәбендә “Моңлы курай” дигән күргәзмә эшли

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә майлы буяу белән ясалган картиналардан “Моңлы курай” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Сәнгать эшләнмәләренең авторлары: танылган рәссамнар, Татарстан һәм Россиянең рәссамнар союзы әгъзалары Рифкать Вахитов һәм Фәрид Вәлиуллин. Күргәзмәдә рәссамнарның төрле елларда иҗат ителгән хезмәтләре урын алган. Күргәзмә 9 февральгә кадәр эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International