Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Зур Сәрдек клубында бәйрәмнәр гел уздырылып тора
2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Зур Сәрдек мәдәният йорты елның беренче аенда бәйрәмнәрдән гөрләвен дәвам итә. Йөзгә якын чыгыш ясаучысы булган Яңа ел кичәсенең икенче көнендә халык лотерея уеннарына җыелды. Уеннар тәмамланып, барлык призлар өләшенеп беткәч, Камил Бәдертдинов исемендәге призга уздырыла торган традицион аркан тартышу ярышлары оештырылды. Ир-егетләребезнең иң көчлесе булып Яшьләр командасы игълан ителде, һәр катнашкан командага бүләкләр тапшырылды. Ә бүләкләрне Хисмәтуллиннар һәм Зариповлар гаиләсе куйды. Яңа ел яллары узып барган чакта искечә Яңа ел көне дә килеп җитте. 13 гыйнварда мәдәният йортына җыелган тамашачы “Алтын битлек” балалар театр төркеменең (җитәкчесе Г.Сәфәргалиева) “Сихерле балдак” әкиятен карады. Фойеда төрле кызыклы ярышлар һәм кичке уен оештырылды. Яшьлектәге дискотекаларны сагынган урта яшьләрдәгеләргә бәйрәм бүләге итеп 80-еллар дискотекасы программасы куелды.
15 гыйнварда авылыбыз халкы белән олы бәйрәмне – Мәүлид бәйрәмен уздырдык. Тамаша залы сәхнәсеннән Наил хәзрәт Йөзмиев укыган Коръән сүрәләре белән башланган бу бәйрәмдә пәйгамбәребез Мөхәммәтд с.г.в.гә багышланган бик күп биографик мәгълүматлар, мөнәҗәтләр, вәгазьләр яңгырады. Фойеда әзерләнгән йөз кешелек табынга игелекле иганәчеләребез биргән күчтәнәчләр куелды. Бу табынны корырга ярдәм иткән эшмәкәрләребез Гүзәлия Шакирова, Илдус Төхвәтуллин, Дания һәм Раниф Гарифуллиннар гаиләсенә, Әлфия Шакировага, авылдашларга рәхмәт юллыйбыз. Һәр эшләре уң булсын, сәламәт яшәсеннәр.
25 гыйнварда “Кукмара кышы” җыр конкурсының зона турына барлык җыр сөючеләрне көтеп калабыз.
Рәмзия ХӨСӘЕНОВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
29
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
28
май, 2026 ел
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 28 майның 18 сәгатеннән 2026 елның 29 маенда 18 сәгатькә кадәр 29 майда Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә һәм көндез көчле яңгыр; - Көндез көчле җил 15-20 м/с, яшен.
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 28 майның 18 сәгатеннән 2026 елның 29 маенда 18 сәгатькә кадәр 29 майда Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә һәм көндез көчле яңгыр; - Көндез көчле җил 15-20 м/с, яшен.
МФЦ эш тәртибе турында
МФЦ эш тәртибе турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз