Мәмәшир мәктәбе укучысы иң зирәк яшь химик дигән исемгә лаек булды

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Казанда нәшер ителүче “Мәгариф” журналы күренекле галим-химик Александр Бутлеровның 185 еллыгына багышлап викторина оештырды. Биредә Мәмәшир урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илсур Шәфигуллин иң дөрес җавап бирүчеләрнең берсе дип табылды. Аңа Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырыла, “Мәгариф” журналының 2013 елгы иң зирәк яшь химигы” дигән мактаулы исем бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International