Коллегия утырышында Лубян урман-техник көллияте эшчәнлегенә югары бәя бирелде

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Башкалабыз Казанның “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында республика Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышы үткәрелде. Бу чара, министрлыкның үткән елдагы эшчәнлегенә йомгак ясап, 2014 елга бурычларны билгеләүгә багышланган иде. Утырыш эшендә безнең район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм Лубян урман-техник көллияте директоры Мулланур Гобәйдуллиннар катнашты. Мулланур Гобәйдуллин җитәкләгән әлеге уку йортының урман хуҗалыгы белгечләре хәзерләү буенча эшчәнлегенә югары бәя бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International