Районыбыз имамнары Ак мәчеттә булып кайтты

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстанның Диния нәзарәте тәкъдим итүе буенча, Болгарда урнашкан Ак мәчеттә хәзер атна саен төрле район имамнары делегацияләре катнашында җомга намазлары укылачак. 24 гыйнварда узган җомга намазында биредә Кукмара делегациясе булып кайтты. Сәфәр вакытында районыбызның 14 имамы һәм район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин Болгарның тарихи урыннары белән танышып, әби-бабайларыбыз рухына дога да кылып кайттылар. Бу сәфәргә бару өчен транспорт белән район җитәкчелеге ярдәм күрсәткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International