Березнякта тарихтан олимпиада узды

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Тарих фәненә кызыксынуны арттыру һәм тирәнтен өйрәнү максатыннан Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Березняк мәктәбе белән берлектә 8-11 сыйныф укучылары арасында тарих фәненнән олимпиада үткәрде. Ул тарих фәне укытучысы Харис Ваһапов истәлегенә багышланды. Олимпиаданың җиңүчеләре булып Березняк мәктәбеннән Әбүзәр Таҗетдинов, Пычак мәктәбеннән Илназ Бакиров, Кукмара күппрофильле лицееннан Регина Гордеева, Оштырма Юмья мәктәбеннән Екатерина Федоровалар табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International