Санкт- Петербург шәһәреннән “Золотой Телец” телерадиокомпаниясенең иҗат берләшмәсе Кукмарада булып китте

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2014 елның 25 гыйнвар көнне Санкт- Петербург шәһәреннән “Золотой Телец” телерадиокомпаниясенең иҗат берләшмәсе Кукмарада булып китте. Алар Чынгыз Айтматовның тормышына һәм иҗат юлына багышланган фильм төшерү өчен материал тупладылар. Кукмараның туган төбәкне өйрәнү музее, Ч. Айтматов исемендәге беренче номерлы гимназиясе, Мәчкәрә авылы белән танышып, язучының үзе һәм аның Кукмара ягы белән бәйле тамырлары турында төшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International