Кукмараның тынлы оркестры Бөтенроссия конкурсында өченче урын алып кайтты

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Казан Дәүләт консерваториясендә тынлы һәм бәрмә инструменталь ансамбльләренең бишенче Бөтенроссия конкурсы узды. Җюри рәисе халыкара конкурс лауреаты, Санкт-Петербургта Дәүләт оркестры артисты, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Дмитрий Маховиков иде. Конкурста Димитроград, Казан, Яр Чаллы, Чистай, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән ансамбльләр катнашты.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбе ансамбле укучылары: Тимур Гаптелганиев (труба), Ильяс Хаҗиев (труба), Максим Аблаев (баритон), Илһам Хөсәенов (саксафон), Эльмира Шәфигуллина (труба) конкурстан өченче урынны алып кайттылар. Ансамбль җитәкчесе - Марат Хәсәнов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International