“Җәяүлеләр мәктәбе”

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
“Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Җәяүлеләр мәктәбе” дип аталган чара үтте. Чарада Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фахрутдинов Фирдүс катнашты. Балалар зур кызыксыну белән төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Шулай ук, әти-әниләр дә читтә калмады. Фахрутдинов Фирдүс әйткәнчә, балаларда кечкенәдән үк куркынычсызлык күнекмәләре булдыру бик мөһим. Чара ахырында Фирдүс абыйлары балаларга юлда йөрү кагыйдәләре язылган китаплар һәм пазллар өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International