Айрат Шәнгәрәев спорт мастерына кандидатлык разрядын раслады

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Рязань шәһәрендә ирләр һәм яшүсмерләр арасында “Россия” профсоюзлар җәмгыятенең физкультура-спорт Үзәк Советы Беренчелегенә самбо буенча ярышлар узды. Кукмарадан “Зилант” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Айрат Шәнгәрәев (тренеры Марс Бәдретдинов) биредә өченче урынны яулады һәм үзенең спорт мастерына кандидатлык разрядын раслады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International