Кукмарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика конкурсының зона сайлап алу туры узды

2014 елның 15 феврале, шимбә
Бүген район Мәдәният йортында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика конкурсының зона сайлап алу туры узды. Әтнә, Питрәч, Теләче, Кукмара. Балтач, Биектау, Лаеш, Саба, Арча районнарыннан килгән конкурсантлар 10 номинация буенча көч сынашты.

Кукмара районы бәйгедә дүрт номинациядә катнашты. “Өченче яшь герое”нда Олыяз авылының музей директоры Зөлхәбирә апа Якупова, “Хатын-кыз – ел үрнәге”ндә тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән Рәдүлә Ситдикова, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”тәУрта Комар мәдәният йорты директоры Ольга Петрова, “Изге йөрәкле ир-егет” номинациясендә “Металл савыт-сабалар заводы” генераль директоры Азат Заһидуллиннар чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International