Березняк авылы мәдәният йортында Афган һәм Чечен сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән «Жанда әрни Афган яралары» дигән кичә үтте

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
15 февраль көнне Березняк авылы мәдәният йортында Афган һәм Чечен сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән «Жанда әрни Афган яралары» дигән кичә үтте. Анда район Афганчылар союзы рәисе И.Ю.Грачев, Березняк авыл жирлеге башлыгы А.Р.Сибгатуллина, солдатларыбызның әти-әниләре катнашты. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.
Шул ук көнне Березняк авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы , Ш.Касимов тәмамлаган Янил аграр коледжы коллективы Афган жирендэ батырларча һәлак булган Шамил Касимов кабере янына аны искә алырга жыелды. Каберенә чәчәкләр куеп, әтисе Мөхәммәтхан абыйнын хәлен белеп күчтәнәчләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International