Аш-Буҗи авыл китапханәсендә “Тел безнең гомерлек юлдашыбыз” дип исемләнгән викторина үткәрелде

2014 елның 21 феврале, җомга
21 февраль көнне Аш-Буҗи авыл китапханәсендә “Тел безнең гомерлек юлдашыбыз” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Бәйгедә 4 сыйныф укучылары катнашты.
Максат: Укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт, горурлану уяту. Укучыларның сөйләм телен үстерү.
Кичә “Татар теле-дуслык теле” презентация белән башланып китте. Укучылар туган телгә багышлап җырлар , биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйгедә балалар бирелгән сүзләрдән шигырьләр яздылар. “Мин башлыйм, син тәмамла”, “Сүзне тап”, “шаян сораулар” дигән уеннарда катнаштылар. Аннан соң командалар өчен блиц турнир оештырылды. Кичә барышында укучылар мәкальләр дә әйтештеләр. Мәсәлән: “Тел-белем ачкычы, акылның баскычы”, h.б.
Ярыш беткәч, нәтиҗә ясалды hәм кичә “Туган тел” мультфильм карау белән тәмамланды. Кичә бик күңелле үтте. Балалар бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International