“Зилант” спорт мәктәбе яңалыклары

2014 елның 21 феврале, җомга
“Зилант”та бокс буенча республика турниры үтте. Ярышларда Саба, Нократ Аланы, Мамадыш, Кукмара, Арча, Биектау, Шәмәрдәннән туксаннан артык спортчы катнашты. Җиңүчеләр булып, Александр Владимиров, Таһир Нуретдинов (26 килограмм), Вальмир Маннапов (38 килограмм), Искәндәр Хөснетдинов (44 килограмм), Салават Мамаджанов (46 килограмм), Эмиль Вәккасов (60 килограмм) табылдылар. Турнирның оештыручылары һәм иганәчеләре булып, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Илназ Зарипов, эшмәкәрләр Тимур Юнысов, Илназ Миннехуҗин, шулай ук спорт сөючеләр һәм элеккеге спортчы-боксчылар торды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International