Вахиттә 1200 башка исәпләнгән мега-ферма төзелә

2014 елның 21 феврале, җомга
Вахитов исемендәге хуҗалыкның һәм Янил авыл җирлегенең берләштерелгән хисап җыелышында Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, мәгариф, прокуратура, полиция, сәламәтлек саклау бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Вахитлеләр узган елны 254 миллион сум акча кереме белән төгәлләделәр. Шуның 71 миллион сумы – саф табыш. Хуҗалыкта 40 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылган, 17 миллион сумга яңа техника алынган. Бүгенге көндә биредә 1200 башка исәпләнгән мега-ферма төзү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International