Кукмарада полиция махсус өйрәнүләр уздырды

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

Террорлык һәм экстремистлыкны кисәтү, полиция хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерү максатында Кукмарада махсус өйрәнүләр узды. Әлеге чараларны үткәргәндә юллар ябылып, транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнде.

-Мондый төр өйрәнүләр алга таба да дәвам итәчәк, - ди полиция начальнигы Рамил Нургалиев. - Район халкы да уяу булырга тиеш. Авылда, күршегездә читтән кайтып төпләнгән кешеләр, таныш булмаган затлар турында үзвакытында полициягә хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International