Кукмара 4нче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Кукмара 4нче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара. Ул телләр көнен билгеләп үтү белән башланды. Сыйныфларда “21 февраль – туган телләр көне” темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. 2-4 сыйныфлар арасында “Туган телем – иркә гөлем” дигән тема астында шигырь сөючеләр бәйгесе үтте. Укучылар татар шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләр белән бергә үз шигырьләрендә сөйләделәр. Бәйге күңелле үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International