“Кукмара кышы” җыр бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Яшь башкаручыларны эзләп табу, аларның башкару һәм сәхнә осталыгын күтәрү, татар җырын популярлаштыру, туган телгә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү максатында районда “Кукмара кышы” татар җыры фестивале узды.

Фестивальдә катнашучылар татар халык яки 60, 70нче еллар җырларын һәм үзе теләгән хәзерге заман татар композиторы җырын (барысы 2 җыр) башкарырга тиеш иде. Бәйгедә 15тән 35 яшькә кадәрге җыр-моң сөючеләр катнашты.

Фестивальнең сайлап алу турлары Әсән-Елга һәм Зур Сәрдек мәдәният йортларында, ә ярымфинал район Мәдәният йортында үтте.

Гала концертта исә алдагы өч турда җиңеп чыгучылар катнашты.

Гран-прига Зур Кукмарадан Марат Мөхәммәтшин ия булды.

Ләйсән Кәшипова – беренче дәрәҗәдәге

Илһам Ганиев, Райнур Вәлиуллиннар – икенче дәрәҗәдәге

Ринат Сөләйманов, Зөбәйдә Хәмәтдинова, Эдуард Даниловлар өченче дәрәҗәдәге лауреатлар булдылар.

Айсинә Сәләхова, Румия Минегалиева, Нурзат Абдуллин, Маннур Вильданов, Рәйхан Газизуллин, Аида Егорова, Фәнис Бариев, Рамил Гозәеров, Нияз Кәримуллиннарга дипломант дипломнары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International