Сәрдекбашта мәгариф ветераны Мөзәкир Нәбиев истәлегенә хоккей турниры узды

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Сәрдекбаш урта мәктәбендә мәгариф ветераны Мөзәкир Нәбиев истәлегенә 1996 елгы һәм алардан яшь хоккейчылар командалары арасында ачык турнир үткәрелде. Бозда Сәрдекбаш, Чишмәбаш, Зур Сәрдек, Күкшел, Адай, Мәмәшир, Вахит, Купка, Яңа Сәрдек, Аш-Буҗи командалары очрашты.

Көне буе барган бәйгедә төп көрәш Сәрдекбаш һәм Чишмәбаш командалары арасында барды. Нәтиҗәдә Сәрдекбашның яшь хоккейчылары чемпион исеменә һәм кубокка ия булдылар. Чишмәбаш һәм Зур Сәрдек командалары икенче-өченче урыннарны яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International