Кукмараның ветераннар командасы хоккей турнирында беренчелекне алды
2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
“Олимп” боз сараенда спорт ветераны Рафис Бариев призларына ветераннар арасында хоккей турниры булды. Анда 5 команда катнашты. Кубокны Кукмараның ветераннар командасы яулады. 2 урынга Арча, 3нчегә Мари–Турек командалары чыкты.