Кукмараның мәктәп укучылары чит телдә дә өздереп җырлый

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Вятка Аланының күппрофильле лицеенда төбәкара чит телләрнең музыкаль-поэтик фестивале узды. Әлеге чарада кукмаралылар да актив катнашты. Кукмара 4нче мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Зарина Әхмәтҗанова һәм Айгөл Хөснетдиновалар үзләренең инглиз телендәге “Кешеләр, кешеләргә ярдәм итегез” дигән җырлары белән икенче урынны алып кайттылар, ә 8 сыйныф укучысы Лилия Мәгъсүмова актив катнашканы өчен сертификат белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International