Кеше китә-җыры кала

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Мөхәммәт Мәһдиевнең бу канатлы сүзләренә кушылып, минем дә үз фикеремне әйтәсем килә. Кеше , фани дөнья белән хушлашса да, аның кылган изге эш- гамәлләре, күрсәткән яхшылыклары, халык өчен тудырган игелекле эшләре синең күңелеңдә, йөрәгеңдә һәрвакыт зур урынны биләп тора. Сүзем: күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән авыл җирлеге рәисе Хәсәнҗанов Раниф Рәхимҗан улы турында. Чыннан да, Раниф бу якты дөньядан иртә китсә дә, аның башлаган эшен дәвам итүчеләребез , аны онытмаучыларыбыз бар әле.
Беренче март көнне Мәмәшир авылы хоккей мәйданчыгына күрше-тирә авыллардан алты команда көч сынашырга килде. Бу хоккей турниры гына түгел, ә чын мәгънәсендә бәйрәм иде. Ранифны искә алу кичәсе. Мәдәният йортының ишегалдына өстәлләр куелган, казанда пылау пешә, өстәл өстендә чәй, компот, коймак, винегрет, күңелең нәрсә тели, шуның белән сыйлан. Авылыбызның яше-карты шушы ишегалдында кайнаша. Кем кем белән күрешә, аралаша, сөйләшә, уй-ниятләре бер: Раниф бөтен көчен куеп ясатып калдырган хоккей тартмасы -яшьләребез өчен менә дигән ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту урыны. Бу турнирдан имгәнмичә, җәрәхәтләнмичә, исән-сау таралышсыннар дигән теләктә иде барысы да.
Кичәгә авыл халкы һәм хоккейчы егетләрдән тыш, Ранифның тормыш иптәше- Альбина, авыл җирлеге башлыгы -Илгиз Габделәхәтович, мәктәп директоры-Ринат Раянович, Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы-Айнур Илсурович, Ранифның класташы- спорт буенча тренер Расим Илһаметдиновичлар килгәннәр иде. Алар да Раниф турында йөрәк түреннән чыккан иң җылы хисләре, иң матур истәлекләре турында сөйләделәр. Бу бәйрәмнең иганәчеләре дә- Мәмәшир урта мәктәбе коллективы, Ранифның классташлары, авылыбызның эшмәкәрләре – Фаттахов Рафил, Халиуллин Файзрахман , Хайруллин Айдар, Кукмара мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиганшин Әсхәт
Хоккей турнирында Мәмәшир авылының ике, Күкшел, Адай, Аш-Буҗи, Яңа Сәрдек командалары көч сынашты. Уенчылар физик яктан барысы да көчле, бозда тимераякта шуу буенча чын хоккейчылардан әллә ни калышмыйлар да диярлек. Соңгы вакытта һәр команда бердәм хоккей киемен булдырган, бу, үз командаң кешесен тиз генә танып, шайбаны тапшыру өчен бик уңайлы икән. Командалар көчле, әзерлекле, тел-теш тидерә торган түгел. Тренерларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу.
Уен тәмамланганнан соң, жюри әгъзалары урыннар билгеләделәр. 1 нче урынны- Күкшел авылы , 2 нче урынны- Мәмәшир-2, ә 3 нче урынны Яңа Сәрдек авылыннан килгән командалар яуладылар. “Иң яхшы капкачы”-Күкшелдән, “Иң яхшы һөҗүмче”-Мәмәширдән, “Иң яхшы уенчы”-Яңа Сәрдектән,”Иң яхшы сакчы”- Мәмәширдән дип табылды. Бу турнирдан һәркем зур канәгатьләнү белән китте. Раниф та сөенеп яткандыр, ул нигез салган, ул оештырган, ул ясаткан мәйданчык тик ятмый, ярышлар оештырыла, яшьләребез хоккей уйный. Синең эшләрең дәвам иттерелә, Раниф, гүреңдә тыныч йокла, урының җәннәт түрләрендә булсын дип, теләргә генә кала безгә.

Мәмәшир урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы-Нигъмәтуллина Роз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International