Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмара 4нче мәктәбенә балалар белән очрашуга Алмаз Хәмзин килде
2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Әкият китаплары сабыйларны айларга, йолдызларга алып менә, Шүрәлеләр, Алып батырлар белән очраштыра. Бала үсә төшкән саен анда китапка, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү аеруча мөһим бурычларның берсе.
Алдынгы мәгълүмати технологияләр эчендә “кайнап” үскән замана балалары интернет челтәрен үзләренең биш бармаклары сыман белә, китап укуны да күбесенчә “VK”, “Mail.ru”, “Facebook”, “Twitter” сайтлары алыштыра. Салкын канлы, күзеннән нур качкан балаларның саны елдан-ел арту мөгаллимнәрдә аеруча борчу тудыра. Психологлар раславынча, кеше электрон мәгълүматларга караганда, басмачаны яхшырак кабул итә, китап укыганда аерым хис-кичерешләр туа икән. Шуның өчен дә без мәктәпләрдә китап укырга яратучы, әдәби әсәрләрне укып анализлый белүче, геройларның сөенеч һәм кайгы-хәсрәтләрен үз йөрәге аша уздырып, тасвирлап бирә алган балалар тәрбияләүне үзебезнең төп максат итеп куябыз.
Балаларның китап укуга кызыксынуларын арттыру өчен төрле юллар эзлибез. Китапханәләргә экскурсия, китап укучылар конференциясе уңай нәтиҗәләр бирә. Язучылар белән очрашулар уздыру да мәктәпнең матур традициясенә әверелде. Мин ишетәм – мин онытам, мин күрәм – мин истә калдырам, мин эшлим – мин үзләштерәм, дигән Кытай әйтемендәгечә, әдипләрнең үзләре белән якыннанрак танышу – бала күңеленә күпер салу өчен яхшы алым. Республикабызның танылган шәхесләре Әлфәт Закирҗанов, Ркаил Зәйдулла, Алмаз Хәмзин белән булган очрашу да бик күңелле узды. Укучылар үзләренең күңелләрендә туган сорауларны биреп, әдәбият-сәнгать дөньясын гизделәр. Әдипләр һәм укучылар арасындагы киртә бик тиз юкка чыкты. Артист Алмаз Хәмзинне укучылар аеруча үз иттеләр. Аның гадәти вакыйгаларны да шигырь юлларына салуы, үзе язган җырларны башкаруы очрашуны бәйрәмгә әйләндерде. Ә халык җырын зал буйлап йөреп җырлавы аңа карата булган соклануны тагын да арттырды. Укучылар Алмаз абыйга кушылып җырлый башлаганнарын сизми дә калдылар.
Әдәбият-сәнгать әһелләре балалар белән үзләрен бик гади тоттылар, шуңа күрә әңгәмә дә дусларча, җылы булды. Кечкенә артистларыбыз Муса Гаянов, Ильяс Шәрипов, Искәндәр Фәсхиев, Илнар Мәгъсүмов зур сәхнәгә аяк басу серләре белән таныштылар, алга таба да элемтәдә торырга сүз куештылар.
Әдипләребез, артистлар укучылар белән ешрак очрашсалар, саф, пакь күңелле балалар тәрбияләнер, зәвыклы тамашачы үсәр иде.
Раушания ВӘЛИУЛЛИНА, Кукмара 4нче урта мәктәбе укытучысы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 28 майның 18 сәгатеннән 2026 елның 29 маенда 18 сәгатькә кадәр 29 майда Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә һәм көндез көчле яңгыр; - Көндез көчле җил 15-20 м/с, яшен.
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 28 майның 18 сәгатеннән 2026 елның 29 маенда 18 сәгатькә кадәр 29 майда Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә һәм көндез көчле яңгыр; - Көндез көчле җил 15-20 м/с, яшен.
МФЦ эш тәртибе турында
МФЦ эш тәртибе турында
2026 елда кадрларга перспектив ихтыяҗ
2026 елда кадрларга перспектив ихтыяҗ
27
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән 27 майда 2026 елның 28 маенда 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 28 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә: Төнлә дә, иртән дә томан. - Көнбатыш җиле көчәйгән көндез җилнең тизлеге 15-20 м/с ка кадәр (Казанда 15-17 м/с).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз