Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе була

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
29 март шимбә көнне мәдрәсә бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән).

Номинацияләр:
I. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү;
II.Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү (“Фил”дән “Нәс”кә кадәр);
III.Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү (“Әддухә”дән “Нәс”кә кадәр);

Яшь буенча төркемнәргә бүленү тәртибе:

1) 7яшькә кадәр (7 яшьлекләрне кертеп);
2) 8 – 12 яшьлек балалар;
3) 13 – 17 яшьлек үсмерләр;
4) 18 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булучылар.

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярыша.
1-2-3 нче урын алучыларга бүләк тапшырыла.

Башлана 8 сәг. 30 минутта
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International