Каенсар клубында күпсанлы шигырьләр авторы Шаһидулла Мотыйгуллинның иҗат кичәсе узды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Каенсар авылы клубында әлеге авылда яшәүче Шаһидулла Мотыйгуллинга 60 яшь тулу уңаеннан “Илһам килгән чак иде” дигән иҗат кичәсе үткәрелде. Кичәдә автор башкаруында үзе язган шигырьләр яңгырады, авыл үзешчәннәре катнашында җырлар-биюләр башкарылды. Кичә ахырында юбилярга авыл җирлеге башлыгы Илфат Мифтахов, туганнары, якыннары истәлек бүләкләре тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International