Манзарас урта мәктәбендә 3нче төбәкара шахмат турниры үткәрелде. Анда Казан, Кукмара, Биектау, Арча, Саба, Балтач, Түбән Кама, Җәлил поселогы, Вятка Аланы шәһәренең иң көчле шахматчылары катнашты.
Турнир кысаларында республиканың шахмат федерациясенең күчмә утырышы булды. Анда федерациянең башкаручы директоры Лилия Тимурова, шахмат буенча Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Нәркиз Сәйфетдинов, районнарның яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре җитәкчеләре катнашты.