Янилдә кышкы спартакиада узды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Янилдәге “Кукмара аграр көллияте” базасында Вахитов исемендәге хуҗалык призына 8нче кышкы спартакиада үткәрелде. Барлыгы биш команда: әлеге көллият, Лельвиж, Югары Чура, Янил авыл җирлеге советы, Вахитов исемендәге хуҗалык идарәсе командалары төрле спорт уеннары буенча: чаңгыда узышу, аркан тарту, хоккей, кул көрәше, гер күтәрү, милли көрәш һәм башка ярышларда көч сынашты. Бәйгеләрнең гомуми нәтиҗәсе буенча беренче урынны хуҗалар, ягъни “Кукмара аграр көллияте” командасы яулады. Спартакиада бәйрәм төсен алып, концерт номерлары белән үрелеп барды. Урамда бушлай чәй, камыр ризыклары белән сыйланырга мөмкин иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International