Кукмаралылар бердәм булып кышны озатты

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда “Кыш озату” бәйрәме булды. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән программа бик күңелле иде. Рус халык җырлары да яңгырады, уен-көлке, такмаклар да күп булды. Карачкыны яндыру иң төп моментларның берсе иде. Бәйрәм җырлар, дәртле биюләр, Кыш бабайны озату, Нәүрүзбикәне каршы алу кебек күренешләр белән үрелеп барды. “Кыш озату”га килгән һәркем кайнар чәй, тәм-томнар, шашлык белән сыйланды, рәхәтләнеп күңел ачты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International