16 март көнне Чуллы авылында «Нәурүз» бәйрәме үткәрелде.

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
16 март көнне Чуллы авылында «Нәурүз» бәйрәме, спартакиада үткәрелде.
Бәйрәмнең иганәчесе – “Тойма” ширкәте иде. Әйтергә кирәк, бу көнне Туембаш һәм Чуллы халкы кырык эшен кырык якка ташлап рәхәтләнеп күңел ачты, саф һавада ял итте. Берәүләр өчен ул спартакиада, икенчеләргә очрашу, тамаша кылу урыны булса, яшьләр исә аны кыш озату дип кабул иттеләр.
Спартакиада дигәч күз алдына тоташ спорт ярышларыннан торган мәйдан килеп басадыр. Әмма мондый төр чараларны башкача оештырып, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә бүтәнчә дә өндәп була икән. Гадәти булмаган уеннар, балалар катнашындагы концерт, Чуллы авылында яшәүче Гали Вәлиев үзе иҗат иткән шигырьләрен башкаруы белән үрелеп барды.
Оештыручылар исә самавырда чәй кайнатып, бәйрәм буена халыкны кайнар коймак белән сыйлап торды, плов, шашлык пешерелде.
Бу көн мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз ” комедиясе белән тәмамланды. Аны Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International