Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Районыбызның "Хәтер" һәм "Кар десанты" эзләнү төркемнәре укучыларга мөрәҗәгать белән чыкты
2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Олыяз урта мәктәбенең “Хәтер” һәм Кукмара аграр көллиятенең “Кар десанты” эзләнү төркемнәренең мәктәп укучыларына мөрәҗәгате.
Хөрмәтле дуслар! Без бүгенге көндә аяз күк йөзле тыныч тормышта яшибез. Һәрбер иртәне шатланып каршы алу, дуслар белән мәктәптә уку, әти- әниләргә ярдәм итү, дәрес хәзерләү- бик зур бәхет! Ә бит бу бәхет, тыныч тормыш бабайларыбызның, туганнарыбызның, авылдашларыбызның гомерләре бәрабәренә яулап алынган.
Хөрмәтле дуслар! Якташларыбызның күпмесе туган җир азатлыгы өчен сугыш кырларында башларын салганнар. Алар да безнең кебек үк тормышны яратканнардыр, киләчәк турында хыялланганнардыр, җиңү көнен көткәннәрдер. Ә сугыш- аяусыз! Авылыбызның нәкъ уртасында Бөек Ватан Сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл куелган. Анда изге җиребезне илбасарлардан саклап калган 325 каһарманнарыбызның исеме мәңгеләштерелгән.
Мәктәбебездә 1994 нче елда оешкан “Хәтер” группасы бик зур эш башкарды. Олыяз , Балыклы, Түбән һәм Югары Казаклар авылларының “ Хәтер китаплары” төзелде, сугыш елы балалары турында мәгълүмат тупланды, сугыш кырында хәбәрсез югалган 56 авылдашыбызның исеме ачыкланды. “Кар десанты” группасы егетләре дә һәр ел саен сугыш үткән җирләрдә булып, хәбәрсез югалган солдатларны эзләп, җирләүдә катнашалар.
Бүгенге көндә “ Хәтер” группасы “ Безнең уртак җиңүебез” дигән проектта катнаша. Аның максаты – сугыш хатирәләрен мәңгеләштерү. Чөнки сугышның тере шаһитләре булган ветераннарыбызның сафы көннән- көн сирәгәя. Берничә елдан киләчәк буын ул куркыныч еллар турында китаплардан укып, кинофильмнар карап кына белә алыр.
Хөрмәтле дуслар! Без сезгә мөрәҗәгать итәбез! Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырлар, сугыш чоры балалары турында истәлек- хатирәләр, мәгълүматлар туплыйк. Эзләнү эшендә катнашыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан- буыннарга күчсен! Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел!
Олыяз урта мәктәбе.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 28 майның 18 сәгатеннән 2026 елның 29 маенда 18 сәгатькә кадәр 29 майда Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә һәм көндез көчле яңгыр; - Көндез көчле җил 15-20 м/с, яшен.
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 28 майның 18 сәгатеннән 2026 елның 29 маенда 18 сәгатькә кадәр 29 майда Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә һәм көндез көчле яңгыр; - Көндез көчле җил 15-20 м/с, яшен.
МФЦ эш тәртибе турында
МФЦ эш тәртибе турында
2026 елда кадрларга перспектив ихтыяҗ
2026 елда кадрларга перспектив ихтыяҗ
27
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән 27 майда 2026 елның 28 маенда 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 28 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә: Төнлә дә, иртән дә томан. - Көнбатыш җиле көчәйгән көндез җилнең тизлеге 15-20 м/с ка кадәр (Казанда 15-17 м/с).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз