Язгы кыр эшләрендә катнашучыларны хезмәт куркынычсызлыгы буенча укыталар

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белгечләрне, язгы кыр эшләрен оештыруда җаваплы кадрларны хезмәт куркынычсызлыгы буенча укыту башланды. Хезмәтне саклау кагыйдәләренең дөрес үтәлмәве, техникадан файдалануда саклык чараларының күрелмәве нәтиҗәсендә ел саен кыр эшләре вакытында имгәнү очраклары күзәтелә. Шуңа юл куймас өчен барлык механизаторлар эш алдыннан хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж үтәргә, техникада саклык чаралары булдырырга бурычлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International