Казанда «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» күргәзмәсе ачылды

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Бүген Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин Казанда «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 15-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылу тантанасында катнашты. "Казан ярминкәсе" үзәгендә ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТКХ реформалау фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, ТКХ реформалау фондының генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнаштылар.
«Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 15-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе эшендә Россиянең 36 төбәгеннән 170 предприятие катнаша, шул исәптән 65 Татарстан компаниясе дә. Күргәзмәдә энергия һәм ресурскларны сак тоту өлкәсендәге алдынгы технологияләр, иң яңа җиһазлар тәкъдир ителгән.
«Әлеге күргәзмәдә без дөньяда булган прогрессны күрә алабыз, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Без монда күргән бик күп идеяләр, технологияләр безнең сәнәгать предприятиеләрендә, социаль-мәдәни, ТКХ юнәлешендәге объектларда кулланышка кертеләчәкләр».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International