Салым инспекциясендә “Ачык ишекләр” көне узды

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен “Ачык ишекләр көне” акциясен үткәрде. Әлеге чарада 2013 елгы декларация кампаниясе белән тулырак танышырга һәм физик затларның табышыннан алына торган салымнар буенча декларация (3-НДФЛ) тутыру турында практик киңәшләр алырга мөмкин иде.

Салым органнарында да Интернет челтәре аша тәкъдим ителә торган электрон хезмәтләр бар. “Салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисы аша үзеңне кызыксындырган сорауларга җаваплар, өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин. “Ачык ишекләр” көнендә килүчеләргә дә электрон хезмәтләр хакында мәгълүмат бирелде. Күп кеше шул көнне үк Россия Федераль салым хезмәтенең сайтында теркәлү узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International