Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмараның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе игътибарлы һәм ярдәмчел
2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Аның белән дәваханәдә диспансеризация үтеп йөргәндә таныштым. Ул да минем шикелле аралашырга ярата торган кеше булып чыкты. Ире белән аерылышып, кыз баласын ялгызы гына үстерүче бу ханым биш ел элек үзенең нинди авыр хәлдә калганын, бүгенге көндә эшле-ашлы булуы белән кемнәргә рәхмәтле икәнен елый-елый сөйләде. Аның үтенече белән ул сөйләгәннәрне сезгә җиткерәм.
-Чираттагы кыскарту вакытында исемлеккә иң беренче кеше итеп мине яздылар. Югары уку йортын тәмамлап, яхшы белгеч булып җитешкәч кенә (20 ел стаж) кирәксезгә чыгарсыннар әле! Бу хәл мине аяз көнне яшен суккандай итте. Төшенкелекнең ахыргы ноктасына җиткән хәлдә, читенсенеп, шул ук вакытта кимсенеп, хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә килдем...
Биш ел вакыт узса да, хезмәт биржасына аяк баскан көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Директор бүлмәсендә мине башы кәгазьләргә иелгән, яңа гына эшли башласа да, кеше хәленә керә белә торган җитәкче каршы алды. Шул керүемдә үземнең бөтен тормышымны, башымнан кичкәннәремне, эшсез калуымны, кредит-ссудада “утыруымны” елый-елый сөйләдем. Вакыты бик тыгыз булса да, мине бүлдерми генә тыңлады, киңәшләрен бирде. Аның ярдәме белән мин, курсларга йөреп, яңа һөнәр үзләштердем, компьютерда эшләргә өйрәндем. Мәшгульлек үзәге аша бирелгән 58800 сум акчага үз эшемне ачып җибәрдем. Шушы көннәрдә хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Әсхәт Җиһаншинның ишеген кабат шакыдым. Килүемнең сәбәбе - рәхмәт йөзеннән.
-Булдырдым бит, авырлыкларны җиңдем дигән горурлану хисе кичереп яшим, эшли алуым белән сезгә рәхмәтлемен, - дигәнемә каршы:
-Эшебез шул бит: авыр хәлдә калган кешеләрнең хәлен бераз булса да җиңеләйтү, - диде тыйнак кына.
Аның кебек кешегә игътибарлы, ярдәмчел җитәкчеләр тирәбездә күбрәк булсын иде, - дип, үзенең кичерешләре белән уртаклашты Венера.
Кукмара районы үзәк китапханәсе мөдире булып 11 ел эшләгән Әсхәт Җиһаншин моннан 5 ел элек хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе итеп билгеләнә. Шул вакыт эчендә җитәкче үзәкнең эшчәнлеген төбе-тамыры белән үзгәртә. Иң мөһиме - халыкның үзәгенә үткән чиратлар бетерелә: көне, сәгате язылган талоннар булдырылган. Исәпкә басарга килүчеләргә җитәкче белән аралашу да җиңеләйгән. Үзәккә тулаем косметик ремонт ясалган. Монда килгән кешеләр өчен бөтен уңайлыклар бар. Вакытның залга куелган йомшак мебельгә утырып, телевизор карап, вакытның үткәнен дә сизми каласың. Бу үзәктә һәр хезмәткәр бик игътибарлы, тиешенчә ярдәм итәргә әзер. Юкка гына “Җитәкчең нинди - коллективың шундый”, - дип әйтмиләрдер. Әсхәт Җиһаншин җитәкләгән үзәкнең эшчәнлеге дә ел саен республика буенча югары бәяләнә: 2011 елда – I урын, 2012 елда – II урын,узган ел III урын бирелгән.
Фәридә ХИСАМОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Тематик сәгать: "Сәламәтлек – зур байлык”
7 апрель көнне уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., "Шәфкать" үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен "Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, нинди витаминнар булуы һәм аларның нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә булуы турында белделәр. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чиштеләр.
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз