19 мартта Трыш авылы китапханәчесе “Әкият иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Максаты - балаларны әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар аркылы халкыбызның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; балаларның сөйләм байлыгын үстерү; үзара дус, тату мөнәсәбәт булдыру.
Кичәдә мәктәпкәчә кече яшьтәге укучылар катнашты. Барлыгы 6 кеше булды.
20 мартта "Бәйләү-үзе бер осталык" дип исемләнгән бәйләү түгәрәге оештырылды.