Кукмара 4нче урта мәктәбендә рәсем укытучылары семинары узды

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Кукмара 4нче урта мәктәбендә рәсем укытучылары семинары узды.
Семинарның темасы “Заман таләпләре системасында рәсем фәнен укыту, аның үзенчәлеге һәм үткәрү методикасы” иде. Әлеге чарада район мәгълүмати-методик үзәк методисты Ралина Хисмәтова, Кукмара балалар сәнгать мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Регина Вәккасова, район мәктәпләренең җыр, рәсем укытучылары катнашты. Семинарда тәҗрибәле укытучыларның чыгышлары тыңланды, яшь белгечләр исә мастер-класслар күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International