Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары шоферларга махсус белешмәләр таратты
2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада “Игътибар – балалар!” акциясе бара. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар.
-Рейдлар вакытында автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән ун шоферга, балага иминлек каешы куймаган җиде әти-әнигә беркетмәләр төзелде. Җәяүлеләргә юл бирмәгән унсигез автомобиль йөртүче штрафка тартылды, - ди Фирдүс Фәхретдинов.
Акция кысаларында ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә Кукмара 1нче гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары да юлга чыгып, шоферларга, җәяүлеләргә календарьлар, белешмә язулары тараттылар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы шоферларның автомобильләренә сары төстәге “Тәртип бозучы” дигән наклейкалар ябыштырылды.
-Безнең инспекторлар белән оештырылган рейдта әле беренче тапкыр катнашуыбыз. Шоферлар белән аралашу безгә бик ошый, - диләр Эльвира Гыймранова, Ләйсән Шәйхетдинова, Айгөл Ибраһимова.
-Мондый акцияләр оештыру бик кирәк. Балаларның шоферларга мөрәҗәгатьләре, аларның юл йөрү кагыйдәләе язылган белешмәләр таратулары игътибарны җәлеп итә, - ди Кукмарадан Артур Баляев. – Мин үзем руль артында 2007 елдан. Юлда тиешле тизлекне саклап, кагыйдәләрне тиешенчә үтәп йөрергә тырышам.
Автомобильдә махсус балалар утыргычына утырган балаларга да укучылар календарьлар бирделәр.
Алсу Әхмәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Тематик сәгать: "Сәламәтлек – зур байлык”
7 апрель көнне уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., "Шәфкать" үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен "Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, нинди витаминнар булуы һәм аларның нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә булуы турында белделәр. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чиштеләр.
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз