Кукмара балалары “Йолдызлык”тан биш беренче урын алып кайттылар

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
“Созвездие – Йолдызлык” Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең финал өлеше быел Теләчедә узды. Фестивальдә кукмаралылар да актив катнашты: анда барлыгы 111 бала чыгыш ясады. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Импульс” (җитәкчесе Л.Нурмеева), “Глория” (җитәкчесе М.Сәлимгәрәева) вокаль ансамбльләре – беренче, “Выше радуги” (җитәкчесе В.Гыйләҗева) ансамбле – икенче урыннарны алып кайттылар. Вокал-соло номинациясендә Анастасия Сабанчеева (җитәкчесе В.Гыйләҗева) – беренче, Алина Әхмәтшина (җитәкчесе Л.Нурмеева), Зөбәйдә Хаматдиновалар (җитәкчесе Л.Хөснетдинова) икенче урыннарга чыктылар. “Конферансье” җиңүчеләре булып беренчелекне яулаган Айгөл Комарова, Зөлфәт Юскаевлар (җитәкчеләре Р.Вәккасова) танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International