Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Рудникта яшәүче чәчәкләр патшабикәсе үзенең гөл үстерү серләре белән уртаклаша
2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Рудник авылында яшәүче Мансура Гайнетдинованың тәрәзә төпләрен ел әйләнәсендә чәчәкләр бизәп утыра. Язга-җәйгә чыккач, йорт алды, бакчасы, хәтта капка төпләре, коймаларның урам яклары аллы -гөлле чәчәкләргә күмелә. Йөзләп төр бакча гөле утырта ул. Мондый матурлыкка сокланмаган кеше юктыр. Өй гөлләрен үстерү тәҗрибәсе белән Мансура ханым теләп уртаклашты:
-Гөл балчыгын көздән үк әзерләп куям мин. Балчыкны нарат төбеннән алам, шуңа бераз торф, ком кушып, сарымсагы җыеп алынган түтәлдә яхшылап болгатам. Бу катнашманы капчыкка тутырып, сарайда саклыйм. Шулай иткәндә, кышкы салкында зарарлы корткычлары һәлак була.
Февраль урталарында гөлләрне яңартырга әзерләнәм: тамыр җибәрсеннәр өчен ботакларын сындырып, сулы савытка утыртып куям. Чүлмәкләрнең төпләренә утта кыздырган юан кадак белән 5-6 тишек ясыйм. Ул тишекләр һава кереп тору, ягъни гөлләргә сулау өчен кирәк. Чүлмәк артык зур булу кирәкми, югыйсә, яфраклар, ботаклар артык үсеш алачак. Чүлмәк төбенә 3-4 сантиметр калынлыкта керамзит ташлар (аларны марганцовкалы суда чайкатып алырга мөмкин) тезәм, алар тиешле дымлылыкны сакларга ярдәм итәләр, шуның өстенә юылган йомырка кабыклары, аннан соң өйгә алып кереп җылытылган туфракны салам. Мондый җирлектә ботаклар тиз үсеп китәләр. Гөлләр чәчәк атарга әзерләнгәндә, 1 литр суга 1 чәй калагы исәбеннән каен агачы көле салып, шул катнашманы сибеп чыгам.
Бик зур гөлләрнең туфрагын тулысынча алыштырмыйча, өске катламын гына яңартам.
Гөлләргә суны да дөрес сибәргә кирәк. Мин үзем чүлмәкне майонез савытына утыртам да (ул әйбәт кенә кереп утыра, ә аста буш урыны кала), суны гөлнең яфракларына тидермичә генә сибәм. Артык су тишекләр аша агып беткәч кенә гөлне урынына куям. Өйләрдә газ ягулыгы булганлыктан, гөл төпләре тиз кибә, шуңа күрә аларны карап-тикшереп тору кирәк. Кышын – иртәнге якта, язга чыгып, көннәр җылыта башлагач, кичен сибү яхшы. Су яңа сауган сөт кебек җылы булырга тиеш. Гадәттә, чишмә суын кулланам. Хәзергә кар суларын җыеп, боз сөңгеләрен эретеп куйдым. Бу суларны яшелчә кәлшәләренә дә сибәчәкмен.
Гөлләрне эссе кояш нурларында тотарга ярамый, югыйсә, саргаеп, яфраклары көячәк. Яран гөлләрен чәчәк атканчы “борчырга”, ягъни боргаларга ярамый. Артык биеклеккә үскән яранның өске өлешен киссәң, аскы өлеше куе булып ботаклар җибәрәчәк. Киселгәнен суга утыртып, яңа гөлгә гомер бирергә мөмкин.
Иң мөһиме – гөлләрне яратырга кирәк, чөнки үсемлекләр кешенең мөнәсәбәтен яхшы сизәләр. Аларны тәрбия кылудан мин рәхәтлек, уңай энергия алам, матурлыклары белән хозурланудан күңелем яктыра.
Гөлләрне яңарту, күчереп утырту өчен хәзер бик кулай вакыт, чөнки табигатьтә үсемлекләрнең үсешкә омтылган чагы. Шушы вакыттан файдаланып, тормышыгызны гөл-чәчәкләр белән бизәп яшәгез.
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Тематик сәгать: "Сәламәтлек – зур байлык”
7 апрель көнне уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., "Шәфкать" үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен "Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, нинди витаминнар булуы һәм аларның нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә булуы турында белделәр. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чиштеләр.
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз