"Ромашка" балалар бакчасында үткән "Карга боткасы" бәйрәме спорт уеннары белән үрелеп барды

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Поселокның “Ромашка” балалар бакчасында “Карга боткасы” бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәм җырлар, шигырьләр, татар халык уеннары, кошлар турындагы белемнәрне ныгыту өчен оештырылган уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасында балалар белән бергәләп өлкәннәр дә күңел ачты. Бәйрәм җылы яктан очып килгән каргалар белән карга боткасы ашау белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International