"Оста куллар"да балалар бәйләргә өйрәнәләр

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Тырыш авылы китапханәсендә “Оста куллар “ клубының чираттагы очрашуы булды. Ул "Бәйләү – үзе бер осталык" дигән темага багышланган иде. Биредә балалар бәйләү нечкәлекләренә төшенделәр. Икенче көнне биредә үк балалар өчен "Балачак иленә сәяхәт" клубының чираттагы утырышы уздырылды. Әлеге утырышта балаларны матур әдәбият белән таныштырдылар, яңа кайткан китапларны тәкъдим иттеләр, пластилиннан һәм төсле кәгазьләрдән уенчыклар ясарга өйрәттеләр, төрле мавыктыргыч уеннар оештырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International