"Шәфкать" балалары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
 “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Җәяүлеләр мәктәбе” дип аталган чара үтте. Чарада Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов катнашты. Балалар зур кызыксыну белән төрле уеннарда, конкурсларда көч сынаштылар. Шулай ук, әлеге чарадан әти-әниләр дә читтә калмады. Чара ахырында Фирдүс Фәхретдинов балаларга юлда йөрү кагыйдәләре язылган китаплар һәм пазллар өләште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International