Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Халык мөгаллиме
2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Сугыш елы балаларының нинди авырлыклар кичерүе хакында көндәлек матбугатта күп языла. Безнең буынга да шул чорда белем алырга туры килде. 1939 елда беренче сыйныфка 28 бала кердек. Бер өй аркылы гына орынып торган күршебез – Закирә белән икебез генә урта мәктәпне тәмамлый алдык. Бөтен районга 13 кеше генә аттестат алды ул елны, барыбыз да диярлек укытучылар булып киттек. Ул вакыттагы укуның авырлыклары... Камышлы болыныннан ярым чи торф алып кайтып яктылар. Зәп-зәңгәр истән башлар авыртты. Кара савытында каралар катты. Хәзерге шариклы ручкалар юк иде. Тәнәфестә укытучылар бердәнбер җылы урын – укытучылар бүлмәсенә китсәләр, без чабышып, төрле уеннар уйнап җылындык.
Россия Федерациясенең “Халык мәгарифе отличнигы” исемен йөртүче Закирә Гыйбадуллина тирән белемле тарих фәне укытучысы, укучыларның яраткан остазы булды. Кем әйтмешли, укучылар аның күзенә генә карап тордылар. Чөнки ул, чын мәгънәсендә, көчле рухлы шәхес. Үз балаларын да көчле рухлы итеп тәрбияләде. Без эшли башлаганда Кукмара 1нче мәктәбендә тәртип шактый какшаган иде. Шаян малайлар комсомол җыелышыннан мәктәпнең икенче катындагы тәрәзәдән төшеп качалар иде. Әмма Закирә апалары сыйныфындагы балалар түгел. Ата-аналар: “Балабызны, зинһар, Закирә Бариевна классына бирегез”, – дип ялындылар. Аның сыйныфында бер укучы да милициядә исәптә тормады. Аны укучылар хәзер дә исләрендә тоталар, юллары төшкәндә кереп хәлен белмичә китмиләр. Шуның өчен мин язманы “халык мөгаллиме” дип исемләдем. Ул бу исемгә лаек. Ни өчендер “Халык артисты” дигән мактаулы исем бар, ә “Халык мөгаллиме” дигән исем юк. Укытучы хезмәте дә артистларныкы белән бик тә аваздаш бит. Бәйрәмнәр оештыру, гомумән, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү укытучыларның икенче профессиясе булып тора бит.
Закирә Гыйбадуллинаның тормыш иптәше Хәмидулла 31 ел нефтебаза директоры булып эшләде. Кызлары – Кукмара район үзәк дәваханәсенең баш табибы урынбасары Рима һәм уллары - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рамил дә әти-әниләренең яшәү рәвешен үзләренә өлге итеп алдылар. Бу гаилә районыбыз тормышында лаеклы урын били.
Рафак ЯКУПОВ, Манзарас авылы
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Тематик сәгать: "Сәламәтлек – зур байлык”
7 апрель көнне уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., "Шәфкать" үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен "Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, нинди витаминнар булуы һәм аларның нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә булуы турында белделәр. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чиштеләр.
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз